Сөйләм үстерү методикасы мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә белгечләр әзерләү программасындагы төп фәннәр рәтенә керә.

Һөнәри әзерлекле белгечләр балада сөйләм үсешенең  теоретик ягын гына үзләштереп калмыйча, сөйләм һәм аралашу  күнекмәләренә дә ия булырга тиешләр. Курсның эчтәлеге булачак белгечләрнең белеме һәм әзерлек дәрәҗәсе белән билгеләнә.

Мәктәпкәчә белем бирү белгечләре сөйләм үстерү методикасы буенча практик әзерлекле булырга тиеш. Шуңа күрә көллияттә методиканың теоретик нигезләре генә өйрәнелми, ә балалар белән эшләү алымнары, методлары да күрсәтелә.

Белем бирүнең һәр этабында да студентларның практик әзерлеге мөһим урын алып тора.  Чөнки практик әзерлекле белгечләр генә балаларны дөрес сөйләмгә һәм аралашуга өйрәтү өчен нәтиҗәле педагогик йогынты ясый һәм  дидактик аралашу оештыра ала.